-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Рөстәм Миңнеханов: «Татьяна көне чын мәгънәсендә студентлар туганлыгы символы булып тора»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың студентларын Россия студентлары көне, ягъни Татьяна көне белән котлады.
«Россиянең беренче университеты төзелгәннән бирле Татьяна көне чын мәгънәсендә студентлар туганлыгы символы булып тора. Татарстанда бу бәйрәм 140 меңнән артык студентны берләштерә. Без талантлы, амбициоз, актив тормыш позицияле яшьләребез белән горурланабыз. Безнең студентларның белем бирү өлкәсендә генә түгел, фән, спорт, сәнгать өлкәсендә дә уңышлары хөрмәт уята.
Бүген Татарстан белем бирү һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә берничә төп юнәлеш буенча алда бара. Безнең студентлар һәм яшь белгечләр бөтенроссия гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда ышанычлы җиңүләр яулый. Узган ел республиканың берьюлы биш югары уку йорты «Приоритет-2030» программасына керде. Без шулай ук Татарстанда 2021 елның иң яхшы Россия студенты укуы белән горурланабыз.
Соңгы елларда, пандемия шартларында, безнең барыбыз да ныклыкка сыналдык. Әмма бу кыенлыклар үз көчебезгә ышаныч бирде, безнең чакыру каршы тора алуыбызны, иң катлаулы кыенлыкларны җиңә алуыбызны күрсәтте.
Кадерле студентлар! Сер түгел, уку сабырлык, эчке дисциплина, үз киләчәгеңә җитди һәм җаваплы мөнәсәбәт таләп итә. Үз югары уку йортларыгызның иң яхшы фәнни мәктәпләре традицияләрен дәвам итәрсез, илебез үсешенә лаеклы өлеш кертерсез дип чын күңелдән ышанам. Студент елларыгыз тормышыгызда иң яхшы һәм истә калырлык булсын.
Кыю булыгыз, иҗат итегез, хыялланыгыз һәм, һичшиксез, куйган максатларыгызга ирешегез! Бәйрәм белән!» — диелә котлау текстында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз