-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.
«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», — диде ул.
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда.
"Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз