-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме белән котлавы
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
"Кадерле Татарстан мөселманнары!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Көтеп алынган олы бу бәйрәм – дөньяның төрле кыйтгаларыннан мөселманнарның изге Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлану көне. Дин тотучылар бу вакытта, Ибраһим пәйгамбәргә һәм барлык мөэминнәргә камилләшү, тәүбә һәм гөнаһлардан арыну юлын күрсәткәне өчен, Раббыны олылап, данлап һәрдаим гыйбадәт кыла, күңелләре пакъләнүгә, кардәшлекне ныгытуга һәм мәрхәмәтле эшләргә юнәлтелә.
Күбебез Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанып, әйләнә-тирәбезне яхшыртырга, миһербанлырак һәм гаделрәк итәргә омтылып яши. "Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз", – диелә Коръән Кәримдә. Мәңге хак бу гыйбарәгә нигезләнеп яшәгән һәр мөселман тырышып эшли, хәерле гамәлләр кыла, мохтаҗларга, көчсезләргә сизгер һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт күрсәтә, аларга ярдәм кулы суза, шул рәвешчә үз җанына иман нуры һәм сафлык өсти.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда Корбан гаете – зурлап уздырыла торган иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Традицион рухи хәзинәләребезне кадерләп саклау, ныгыту аша без бергәләп шәхеснең төрле яклап үсешенә шартлар тудырабыз.
Татарстан мөселманнарының игелекле хезмәте күпмилләтле республикабыздагы алгарышка омтылып яшәү рәвешенә тулысынча аваздаш.
Быелгы Корбан бәйрәме тагын да тантаналырак, мулрак һәм шатлыклырак узсын! Сезгә иминлек, тынычлык, Ходай ярдәме белән барлык эшләрегезне уңышлы башкаруыгызны телим! Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле татарстанлылар!", - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз