Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2855
      0
      6

    Рөстәм Миңнехановның Халыкара театр көне белән котлавы

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне Халыкара театр көне белән котлады. 

    "Кадерле дуслар!

    Халыкара театр көне – сәхнә осталарының һәм театр хезмәткәрләренең  һөнәри бәйрәме булу белән беррәттән, безнең барыбыз – уйлы-фикерле, гамьле миллионлаган тамашачы өчен  дә зур  бәйрәм.

    Театр балаларга  әйләнә-тирә дөньяны танып-белү юлларын ача, яшьләргә үзләрен күрсәтергә мәйдан хезмәтен үти, ә өлкәннәр өчен исә ул рухи азык, шәфкатьлелек чыганагы булып тора, көндәлек мәшәкатьләр һәм гадәтилек кысаларыннан чыгып, тормышны башкачарак күзалларга   этәрә.

    2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Татарстанда бу сәнгать төренең  бай һәм кызыклы тарихы бар. Хәзерге вакытта республикада 15 дәүләт,          3 муниципаль, шулай ук  хосусый театрлар эшли, моннан тыш, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар туып тора һәм уңышлы үсә. Кечкенә авылларда гадәттә бердәнбер мәдәният учагы булган халык һәм үзешчән театр коллективлары үзләренең иҗтимагый ролен җиренә җиткереп башкара.

    Реклама

    Милли театр  оешкан көннән хәзерге заманга кадәр  гаять олы юл үтелде, көчле татар драматургиясе барлыкка килде, бүгенге көндә милли мәдәниятнең бөтен байлыгын,  рус театрының иң яхшы традицияләрен үзенә сеңдергән, һөнәри осталыкның иң югары баскычына күтәрелгән актерлык һәм режиссерлык мәктәбе турында сүз алып барырга мөмкин."

    Республикабыз башканы барлык театр сөючеләрне Халыкара театр көне белән котлады, һәм уңышлар, нәтиҗәле эшчәнлек, ачышлар һәм җиңүләр теләде.. 

    "Эзләнүләргә, яңалыкка омтылыш һәрвакыттагыча  сезне иҗади үсешкә рухландырсын!" - диде ул котлавында.

    http://president.tatar.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!