-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Татарстанлылар автокредитка "бата" Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.
-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"Рөстәм Миңнехановның йодрыгы зуррак!"
Бүген Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга профессиональ спорт буенча "Казан Кремле кубогы" турнирына килде. Алай гына да түгел, ул ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.
Алар республикада профессиональ һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бокс - холык һәм көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. "Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләр өчен тормышка юллама булырга мөмкин", - диде ул.
Алар шулай ук "Бокс - мәктәпләрдә" федераль спорт-мәгариф проектын үстерү перспективалары турында да фикер алыштылар. Сөйләшүләрдә РФ Бокс федерациясе генераль сәркатибе, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев та катнашты.
Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан фотолар Татарстан социаль челтәрләрдә таралгач, "Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!" — дип язучылар да бар.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз