-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Рөстәм Нәбиев: "Һәркем кешедә үзендә булганны күрә..."

2015 елда казарма җимерелгәндә исән калып, аякларын югалткан, әмма үзен югалтмаган Рөстәм Нәбиев Инстаграмда сәхифә алып барып, төрле темаларга фикерләре белән уртаклашуын дәвам итә. Күптән түгел ул үзенең сүзләренә ышанмаучыларга карата уйларын белдерде, һәр кешегә үзе белән гадел булырга өндәде.
«Миңа дөньяда, барыннан да бигрәк, сүзләремә ышанмаучылар ошамады. Мин дөресен әйтәм, ә алар: «Әйе, сөйлә-сөйлә, без дөресен беләбез» дигән кебек, баш селкиләр.
Бу һәрвакытта да мине үземнән чыгара. Шушы очракта кеше «буган» шикелле тоела, ә син берничек тә аклана алмыйсың, чөнки һәр сүзең аның баш мие белән чикләнә. Тик күпмедер вакыт узгач, менә нәрсәне аңладым. Кешеләр минем сүзләргә, алдашып яки елмаеп әйткән өчен түгел, үзләре бу хәлдә алай эшләмәгән өчен ышанмый.
Бер мисал китерәм. Син, барысы да спиртлы эчемлекләр эчкән берәр чарага барасың да, эчмисең. Аннары, бу чарада булмаган, ләкин аның турында күзаллавы булган кешене очратасың, «эчтеңме?» дигән соравына, «юк», дип җавап бирәсең», әмма ул моны ялган дип саный.
Нигә?
Чөнки ул чарада үзе эчәр иде. Синең эчмәвеңне ул күз алдына да китерми һәм аның баш мие җиңел нәтиҗә чыгара — сине алдый дип, үзен тынычландыра.
ҺӘРКЕМ КЕШЕДӘ ҮЗЕНДӘ БУЛГАНННЫ КҮРӘ.
Әлеге сүзләр еш әйтелсә дә — бу хакыйкать. Кешене беренче тапкыр очраткач, без аны ирексездән, үзебез белән чагыштырабыз. Беренче чиратта, ул кешедә безнең тискәре якларның булу-булмавын тикшерәбез. Әгәр алар булмаса, гадел кеше үзендәге бу минустан котылырга тырышачак, әгәр кеше гадел түгел икән, ул минусы бар, әмма аны икейөзлеге белән каплый, диячәк.
Кыскасы, беркайчан да, беркемгә дә, үзегезне гаепләргә юл куймагыз. Беркемгә дә бернәрсәне дә исбатларга тырышмагыз, һәркем үз дөреслегенә ышансын.
Сезгә үзегез белән гадел булу җитә. Ходай безнең эчтәгене дә күрә», дип язган Рөстәм Нәбиев.
Чыганак: tatar-today.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз