Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Нәбиев турында фильм төшерәләр: Кайда? Кайчан?

Омскида хәрби хезмәттә булганда казарма эшерелеп, аяксыз калган билгеле блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев хакындагы документаль фильмны Эльбруста төшерәчәкләр.

Билгеле блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев турында документаль фильм төшерергә җыеналар. Аны Эльбруста төшерәчәкләр. Экспедиция быел язын көтелә.

Фильм А.Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе һәм Мәскәүнең “Дока” компаниясе ярдәмендә төшерелә. Фильмның продюсеры Лариса Олейник:

“Рөстәм – үзенчәлекле, эчке дөньясы бик бай кеше. Аның тормышын күзәткәнем булды. Аның мисалы чыннан да илһамландыра, бу хакта тәфсилләп сөйлисе килә. Кешеләр белән танышканда, дөнья чикләрен киңәйткәндә ул үзенең чикләнгән мөмкинлекләре турында уйламый”, - ди. 

Ярты сәгатьлек документаль фильмны быел төшереп, монтажларга җыеналар.

Фильмның ни өчен Эльбруста төшереләчәге аңлашыла ки, хәтерләсәгез, 2020 елның сентябрендә Рөстәм Нәбиев Эльбрус биеклеген (6220 м) кулларында боз ваткычлар ярдәмендә яулады. Ул тауга 15 сәгать менде һәм 13 километр ара үтте.

Чыганак: «Башинформ» 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев