-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Рәсәйдә үлем җазасын кире кайтарырга дигән тәкъдим бар. Үлемгә нинди җинаятьчеләр хөкем ителергә мөмкин?
2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.
Үлем җәзасы кертү турында бәхәсләр әледән-әле чыгып тора. Бу юлы бәхәс Саратов шәһәрендә мәктәпкә барганда югалган һәм соңыннан үле гәүдәсе табылган Лиза Киселева белән бәйле вакыйгадан соң кабат җанланып алды.
9 октябрьдә тугыз яшьлек Лиза мәктәпкә чыгып китә, әмма мәктәпкә барып җитә алмый. Кызның юлы гаражлар аша үтә. Бер тәүлек эзләгәннән соң, аның үле гәүдәсен шул гаражларның берсеннән табып алалар да. Үтерүченең дә эзенә тиз төшәләр. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән 35 яшьлек Михаил Туватин булып чыга.
Бөтен ил халкын тетрәткән әлеге вакыйгага Дәүләт Думасы депутатлары да үзләренең фикерен җиткерде. Евгений Примаков, балаларны көчләүчеләр, террорчылар, зур суммада ришвәт алучылар өчен илдә үлем җәзасын кайтартырга кирәк, дип белдерде. Ольга Алимова да аның фикерен хуплый. «Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов баланы үтерү террорчылык белән бәрабәр, дигән фикердә тора. Шуңа да үлем җәзасын булдыру гадел һәм үзен аклый торган хөкем, ди ул. КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов та хатын-кызлар һәм балаларның гомеренә кул салучылар бу җәза төренә лаек, ди.
Узган елны Россия тикшерүчеләре балигъ булмаганнарга карата кылынган 20642 җинаять эше ачкан.
Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат булган Марат Бариев «Татар-информ»га, Россиядә җинаятьчеләр өчен үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк, дип белдергән. Аныңча, кеше үтергән өчен үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе каралырга тиеш. "Мин рецидивистлар өчен ярлыкау булмаска тиеш", - дип саныйм, дигән ул.
Илдә ел саен төрле яшьтәге 17 мең бала көчләү корбаны була.
Шул ук вакытта ЛДПР партиясен җитәкләүче Владимир Жириновский, дөнья тәҗрибәсе үлем җәзасының нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дигән фикердә тора.
– Террорчыларны бу җәза белән куркытып булмый, алар үлемгә үзләре теләп бара, ә төрмәдән, киресенчә, куркалар. Аның белән куркытып булмый. Моннан тыш, хаталардан да хали түгелбез. Маньяк Чикатилоның бер җинаяте өчен башка кешене җәзалаулары турындагы вакыйганы яхшы беләбез. Бу бердәнбер очрак түгел, – ди ул.
Кичә Ветераннар партиясе рәисе Илдар Резяпов исә балаларны көчләгән һәм үтергән өчен үлем җәзасын куллану инициативасы белән чыкты һәм аны яклауны сорап, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итте.
2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.
Азат Гайнетдинов, «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры:
– Кеше үтереп, тикшерү изоляторына яки төрмәгә эләккән җинаятьчеләрнең үз-үзләренә кул салулары турында белеп торабыз. Аннары тоткыннарның үз канун, кагыйдәләре бар. Алар балаларны көчләгән камерадашларына үз хөкем карарларын чыгара. Көчләргә, хәтта үтерергә дә мөмкиннәр. Мондый җинаять кылучыларны гомерлеккә хөкем итеп, аларны нишләп ашатып ятарга. Аларга карата үлем җәзасы кертү яклы мин. Педофилларга химик кастрация алымын кулланырга кирәк, диләр. Миңа калса, проблема – аларның башларында. Баш миләрен «төзәтергә» кирәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз