Логотип Идель
Яңалыклар

РУШАН ШӘМСЕТДИНОВНЫҢ КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛА

Тукай-яз – шигърият-Татарстан Республикасында яшәүчеләр һәм бөтен дөнья татарлары өчен аерылгысыз бәйле төшенчәләр.

Тукай-яз – шигърият-Татарстан Республикасында яшәүчеләр һәм бөтен дөнья татарлары өчен аерылгысыз бәйле төшенчәләр.

Бу көннәрдә республикада шигърият бәйрәмнәре, әдәби кичәләр, мәдәният һәм сәнгать көннәре уза.
         

Тукай язы – 2021 Каюм Насыйри музеенда 6 апрельдә 15.00 сәгатьтә Рушан Шәмсетдиновның бөек Тукай иҗатына һәм образына багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылышы белән истәлекле булачак. Бу хакта безгә проектны оештыручылар хәбәр итә.

Танылган рәссам-график Рушан Шәмсетдинов үзенең күргәзмәсен шагыйрьнең үз сүзләре белән  " Мондадыр безнең бабайлар түрләре.../ Монда бабаларыбызның гамәлләре, монда изге урыннар" дип исемләнгән. Күргәзмә шагыйрьнең гаҗәеп дөньясын авторның абсолют карашы аша чагылдыра. Рәссам Тукай образларын, халык тарихын дулкынланып сурәтли, аларны бербөтен итеп бәйли.
        

Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай образы һәм аның рухи дөньясы рәссам иҗатында аерым урын алып тора. «Габдулла Тукай. Балачак.», «Габдулла  Тукай. Өлгергәнлек чоры» картиналары сәнгать теленең үзенчәлеге белән аерылып тора, ә шагыйрь образы үзе - тирән мәгънәгә ия. Аларда-Тукай шигъриятенең үзенчәлегенә һәм мәгънәле тирәнлегенә аваздаш булган үзенчәлекле фәлсәфә; монда гасырлар буена тарихи хәтергә үтеп керә торган халыкчан шигъри мохит, тулы  тормыш һәм иҗат рухы чагылдырылган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән аерым полотнолар Иске Казан һәм Идел буе Болгарына багышланган. Бу образлар шулай ук Тукайның шигъри дөньясын аңларга ярдәм итә.
      
  Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган Рушан Шәмсетдинов Татарстанның танылган рәссам-графикларының берсе. Рушан Шәмсетдиновның әсәрләре Россиядә һәм чит илләрдә зур музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә урнашкан: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, матбугат академиясе Музеена (Мәскәү), Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә (Прага), Франциядә, Туниста, Төркиядә, Вьетнамда, Монголиядә, Үзбәкстанда, Белоруссиядә, Эстониядә һәм АКШта.
       
Рушан Шәмсетдинов иҗади тормышы дәверендә дистәләрчә китап иллюстрацияләде. Алар арасында «Идегәй» героик эпосы, Кол Гали нең «Йосыф китабы», «Ибн-Фадланның X гасырда Идел буе Болгарына сәяхәте», «Серле Казан», Г.Тукайның   «Шүрәле», «Су Анасы» китаплары бар. Күргәзмә шулай ук рәссам Рушан Шәмсетдиновны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә багышланган.

Күргәзмә 2021 елның 12 маена кадәр дәвам итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев