-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Русия хатыннары балаларын "әтисез" итмәкче?!
Русиялеләрдә яңа "мода" барлыкка килде. Аналар балаларының "әтисенең исеме" урынына, үзләренекен куймакчы булалар. Бу хакта point.md хәбәр итә.
Күзәтүләр буенча, балаларына үзләренең исемен күбесенчә ялгыз аналар бирә икән. Мәсәлән, Томскида яшәүче хатын-кызның баласы - Марьевна. Яшь әни әйтүенчә, ата кеше баласы турында белергә дә теләми. Шуңа күрә кызы "әтисе исеме"нә лаек түгел дип саный. Ләкин закон буенча бу мода артыннан куу һәр теләгән кешегә дә рөхсәт ителми. Адвокат Анжелика Решетникова әйтүенчә, "ана булу"га (матчество) юридик тыю юк, әмма ананың бу адымына ЗАГС баш тартырга мөмкин, чөнки Гаилә кодексында нәкъ менә әтисе турында әйтелгән фактка игътибар ителә. Димәк, баланы хатын-кызлар исемнәренә теркәргә җыенмыйлар. Ләкин хатын-кыз исеменең ир-ат тиңдәше булган очракта гына теркәлү өчен рөхсәт бирелә. Томскидан Мариягә дә сүзлек белән тикшерелгәннән соң гына үз исеме белән теркәргә рөхсәт иткәннәр. Чөнки Марияның ир-ат исеме табылган.
Тагын бер очрак бар - 14 яшьтән соң һәркем ФИО язмасын тулысынча үзгәртә ала. Бу адым шулай ук ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерелә. Анда кешегә ФИО үзгәртүе турында таныклык биреләчәк.
Башка нечкәлекләрне дә карап үтик. Психолог Ольга Меженина фикеренчә, мондый стандарт булмаган хәлләрдә юридик сораулардан тыш, бала һәм аның әнисенең психогиясе зур роль уйный.
- Ана кеше әнә шулай баланың атасына үпкәләп, "үч ала". Ә баланың бу адымны кабул итү яки кире кагу өчен сайлау хокукы юк, - ди психолог. - Хатын-кызга барыбер дә соңыннан күпләрнең әтисенең ни өчен булуын аңлатырга туры киләчәк. Өстәвенә, бала үзен башкалар янында чагыштырырга да мөмкин.
Ахыр чиктә барысы да начар тәмамланачак. Әниләренең әлеге гамәлләрен күреп, кызларның да аларны кабатлап, хәтта кияүгә чыкмый калуы да бар. Чөнки алар кечкенәдән ир-атка үпкәләп, аларга нәфрәт хисе белән үсәләр. Ә икенче яктан, әти кешенең баласына игътибары җитмәскә, һәм тора-бара кыз киләчәктә ир-атларның игътибарын даими эзләргә һәм еш алыштырырга мөмкин. Бу очрак бигрәк тә әтисез үскән кызларга кагыла. Сүз уңаеннан, гадәттә әнисенең исемен кызлар гына ала. Малайлар белән әлеге хәл катлаулы - психик имгәнүләр китереп чыгарырга мөмкин. Улы киләчәктә бөтенләй дә үз тиңен таба алмый, яки гомер буе тирә-юньдәгеләргә аның "нормаль ир" булуын исбатлап яшәргә мәҗбүр була. Шуны да онытмаска кирәк, күп кенә психик травмалар баланы гомер буе эзәрлекли. Шуңа күрә психологлар әниләргә баланың исемен теркәр алдыннан, иң элек аның киләчәге турында уйларга киңәш итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз