Логотип Идель
Яңалыклар

«Русияне күрсәт!» туристик конкурсында Казанны тәкъдим ит һәм тауларга сәяхәт от!

Казан «Русияне күрсәт!» туристик конкурсына кушылачак. Шәһәр халкы Татарстан башкаласы турында сөйли һәм аның истәлекле урыннарын күрсәтә алачак.

Казан «Русияне күрсәт!» туристик конкурсына кушылачак. Шәһәр халкы Татарстан башкаласы турында сөйли һәм аның истәлекле урыннарын күрсәтә алачак.

Моның өчен 31 майдан 18 июльгә кадәр кыска креатив ролик төшерергә һәм аны #ПокажиРоссию, #VisitTatarstan, #DiscoverKazan хештеглары белән TikTok платформасына чыгарырга кирәк. Видео тематикасы теләсә нинди булырга мөмкин: Казанда нәрсә карарга; кая барырга; кайда, ничек, нәрсә белән сыйланырга һ.б. Эленгән роликлар Татарстан башкаласына сәфәргә җыенган кешеләр өчен күрсәтмә яки чек-бит була ала. Конкурс шартлары белән https://leto.russia.travel/tiktok  сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

TikTok сервисы киңлекләрендә Русиянең гастрономия башкаласын Казанның туризмны үстерү комитеты белән берлектә рестораннар, кафе һәм барлар да тәкъдим итәчәк. Алар катнашучылар өчен махсус тәкъдимнәр һәм бүләкләр әзерләделәр. 
Конкурста бөтен Русиядән килгән иң яхшы видео арасыннан 27 авторның эшләре сайлап алыначак. Финалда авторлар төп приз - Кабарда-Балкария таулары буйлап тур өчен көрәштә катнашачак. Конкурс нәтиҗәләре 1 августта TikTok та @russia.travel.official аккаунтында игълан ителәчәк. 

Моннан тыш, Visit Tatarstan да Казан турында матур һәм җылы итеп сөйләгән катнашучылар арасыннан берничә җиңүчене сайлаячак һәм алар өчен брендлы бүләкләр әзерләячәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең туризмны үстерү комитетында. 
Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев