Логотип Идель
Яңалыклар

Рузил Миңнекаевка 10 сорау бирдек

Казанда «Химиклар» мәдәният йортында «Подслушано в Рыбинске» сериалы тамашачыга тәкъдим ителде.

Анда актер Рузил Миңнекаев үзе дә катнашты. Ул сериалда төп рольләрнең берсен уйный. ИДЕЛ аңа 10 сорау бирде.

- Актер булмаса, кем булыр идең?

- Инженер.

- Мәскәүме, Казанмы?

- Мәскәү.

- Синең турында фильм төшерсәләр, ул ничек аталыр иде?

- Эт. Минем башыма килгән беренче татар сүзе. (уйлана). Чәчәк.

- Татар телендә иң еш әйтә торган сүзең?

- Сезнең каналда сүгенергә ярамыйдыр? (башка сүз уйлый). Әни.

- Сине нәрсә елата ала?

- Гаделсезлек.

- Хатыныңа биргән иң зур бүләгең?

Мин.

- Нәрсә ул моң?

- Музыка.

- Балачакта кем булырга хыяллана идең?

- Җырчы.

- Кайсы китапны һәркемгә укырга киңәш итәр идең?

- «Цветы для Элджернона».

Сораштыруның дәвамын безнең каналда карагыз!

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев