Логотип Идель
Яңалыклар

Разил Вәлиев Салаватка нәрсә дип шелтә белдергән?

«Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты», — ди халык шагыйре. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Бу

«Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты», — ди халык шагыйре. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Бу хакта ул“Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте. “Бездә үзешчәннәр катнашындагы фестивальләр бик күп. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә эстрададагы 90 процент җыр үзешчән авторлардан һәм үзешчән җырчылардан тора. Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты, бездә Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Минем бернинди дә дәгъвам юк, алар бик тә кирәк”, — диде Разил Вәлиев. Үзешчәннәр нигезендә югары сәнгать барлыкка килүен дә әйтте ул. “Әмма беренче планда алдан флагман булып профессиональ сәнгать барырга тиеш. Билгеле, икесен дә бергә алып бару зарур», — диде. Журналист Рөстәм Исхакый «Бәлки профессиональ сәнгатьтә лидер юктыр?» — дип сорагач, Разил Вәлиев: «Бәлки, юктыр», — дип җавап бирде.

Татар-информ 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев