-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
Сабировлар гаиләсе белән дөрес туклана башлыйбызмы?
Популяр артистлар сәхнәдә генә түгел, үз өендә дә кеше күз алдында. Мәсәлән, юморист һәм җырчы Данир Сабировның кичләрен ни ашаганына кадәр беләбез без. Тутырылган ташкабак рецептын артистның хатыны Миләүшә үз аккаунтына куйган.
Сабировлар гаиләсе белән дөрес туклана башлыйбызмы?
Кирәк:
2 уртача ташкабак;
2 помидор;
фарш;
сыр;
1 йомырка;
кирәгенчә тоз, борыч;
1 кашык каймак.
Ташкабакны икегә ярып, эчен чистартабыз. Аерым савытка салып торабыз. Эчлек өчен: ташкабакның эчен, фарш, тавык йомыркасын, кирәгенчә тоз, борыч, каймак салып, яхшы болгатабыз. Әзер эчлекне ташкабакка тутырабыз. Өстенә туралган помидор һәм кыргычтан чыгарылган сыр сибәбез.
Алдан җылытып куелган духовкага ташкабакларны 15-20 минутка тыгабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз