Логотип Идель
Яңалыклар

САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ПРЕМИЯСЕН КЕМНӘР АЛАЧАК?

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Премия унбишенче тапкыр тапшырыла.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Премия унбишенче тапкыр тапшырыла. Бу хакта Әдәби премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗановага, «Эт тырнагы» романнар җыентыгы өчен Фәрит Имамовка, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичевага тапшырылачак.


protatarstan.ru

Кызыксындыру премиясе лауреатлары — «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен Рифат Сәлахов; «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен Роберт Сәлахиев; «Газаплы мәхәббәт» повестьләр һәм хикәяләр җыентыгы өчен Шәфикъ Иматдинов (Ульяновск).

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә быел КФУ студентлары Илзирә Галимбикова, Энҗе Хөсәенова, Рамазан Рәхимҗанов, Камилла Захарова, Лиана Хәйруллина, Роберт Фарукшин; Әлмәт нефть институты студенты Андрей Гапонцев, Әлмәт политехника техникумы студенты; Айдар Шәйсултанов, Түбән Кама педагогика көллияте студенты Екатерина Минеева, КФУның Алабуга институты студенты Илгизәр Вахитов лаек булган.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман, Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева, Вакыйф Нуруллин, Мансур Шиһапов, Гөлчәчәк Галиева һәм башкалар бар.
Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районында туган. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. 2016 елда аның истәлегенә багышланган «Шигъриятнең күкчәчәге» җыентыгы тәкъдим ителде. 

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев