Яңалык/Эксклюзив
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Сакланганны Ходай саклар
Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итә торган әсбаплар урнаштыруның яңа этабы башланды.
"Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республика казнасыннан быелгы язда 84 меңнән артык янгын әсбабы урнаштырылачак", - дип белдерә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) пресс-хезмәте.
Акцияне бүгеннән үк башладылар. Күп балалы гаиләләр моңа бик шатланды:
- Балалар бит, күп фатирлы йортларда нәрсә генә булмас!
- Алдау очраклары булмасын өчен, алдан ук әйтәбез: МЧС хезмәткәре формадан булырга тиеш һәм сезгә кергәнче үк үзенең таныклыгын күрсәтергә бурычлы, - дип искәртә министрлык хезмәткәрләре.
Фото: mchs.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз