Яңалык/Эксклюзив
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Салават Асхадуллин машина отты!
Яңа елның иң көтеп алынган вакыйгаларыннан берсе — «Манзара» премиясе иясен ачыклау вакыт җитә.
- Ә автомобиль кемгә эләкте? Лада Гранта көрәшче егет Салават Асхадуллинга эләкте! Котлыйбыз!
- Шулай итеп, бүгенге ахыргы көрәш. Финал. Алтын билбау өчен көрәш. Муса Галләмов — Радик Салахов. Башлыйбыз! Муса җиңү яулады һәм алтын билбауга ия булды!!!
- Раил — Радик. Башладык. Радикка кисәтү аркасына яткан өчен. Активлык алдык Радик, тамашачылар балл сорый. Ике минут узды. 1:0. Раилгә кисәтү. Раил алга чыкты, 3:1 исәбе белән отып бара иде, ләкин ахыр чиктә Радик җиңде! Молодец!
- Муса — Айнур! Мусага бер балл. Тагын бер балл. Кисәтү Айнурга. Тагын ике балл һәм җиңү! Молодец Муса да, молодец Айнур да.
- Ә хәзер тагын җирәбә! Дүртәү калдылар. Муса Галләмов — Айнур Сыртаев, Раил Нургалиев — Радик Салахов.
- Салават «Татар көрәше ул безне татар иткән, милләт иткән спорт төре» дип белдерде. Шәп!
- Ә ул арада Салават абый җырлый! Тавыш шәп!
- Радик Салахов — Зөлфәт Гарифуллин чыкты. Радикка 1 балл. Әтисе Сирень абый «кыска ал, кыска ал», дип киңәш бирә. 2:0 белән отты Радик.
- Раил ике балл алды ике минут ахырында. 3.30 минут эчендә Раил Нургалиев 5:0 исәбе белән җиңде, көндәшенә бернинди мөмкинлек тә калдырмады.
- Ә ул арада келәмгә Руслан Газизуллин белән Раил Нургалиев чыкты. Раилнең җанатарлары күп. Хәер, Биектау, Теләче, Казан Сабан туйларының баш батыры бул да, җанатарларың да булмасын, ди.
- Ренас — Муса. 85 кг. — 125 кг. Шунда ук өч балл Мусага. Һәм тагын бер балл һәм кисәтү. 0:5.
- Айнур белән Эльдар чыкты келәмгә. Айнур шунда ук ике балл алды. Тагын ике балл һәм кисәтү.
- Димәк өченче әйләнеш парлары: Айнур Сыртаев — Эльдар Хәмитов, Ренас Кәлимуллин — Муса Галләмов, Руслан Газизуллин — Раил Нургалиев, Радик Салахов — Зөлфәт Гарифуллин.
- Хәзер тагын бер җирәбә көтәбез. Халык тәнәфестән җыелды, Рәкыйп Хәмитов, Айдар Хәйретдинов, Илдар Гыйниятуллин, Нәфис Миннебаевлар белән фотога төште, автограф алды.
- Айгиз Зәйнетдинов — Руслан Газизуллин. Русланга бер балл ниһаять. Тагын бер балл. 2:7. Лаеш батыры Башкортстан батырын отты.
- Радик Салахов — Фәрхәт Фәйзуллин. Келәмгә чакырылалар. Салаховка кисәтү. Радикка бер балл. Тагын бер балл һәм Фәрхәткә кисәтү. 3:2 — Радик Салахов җиңү яулады.
- Раил ике балл! Матур алым өчен тагын бер балл. 4:0. Булат бер балл! 4:1. Раил отты.
- Булатка кисәтү. Ике минут вакыт узды.
- Икесе дә бер үк тренер җитәкчелегендә шөгыльләнә. Вакыйф Дәүләтшин көчле алкышларга ия булды.
- Чыктылар. Раил Нургалиев — кызыл, Булат Мусин яшел футболкадан.
- Келәмгә исә Раил Нургалиев белән Булат Мусин чыгарга әзерләнә… Җырдан соң.
- Айдар Хуҗин — Зөлфәт Гарифуллин. Ике минуттан соң Айдар алда, 1:0. Зөлфәткә бер балл, ә Айдарга кисәтү аяк чалган өчен. 2:1 белән Кукмара батыры җиңү дә яулады.
- Келәмгә Әлмир Шәрәфиев белән Муса Галләмов чыкты. Ничә секунд кирәк булыр икән? Әлмир 75 килолы. Мусаны беләсез. 21 секунд кирәк булды.
- Азнакай батыры Айнур Сыртаев белән Ютазыдан Илһам Миңнуллин чыкты. 5:0.
- Сафинга башта кисәтү, аннан бер балл алды. Аннан тагын ятты. 1:2. Аннан бәйләгәч тә, ике балл алды. Тагын бер балл һәм кисәтү Ренаска. Исәп — 5:2. Һәм көтмәгәндә Ренас чистага салды!!!
- Радик Сафин белән Ренас Кәлимуллин чыкты мәйданга.
- Исәп — 6:1, Эльдар Хәмитов алдагы этапка чыкты.
- Казах егете тагын бер алым, хөкемдарлар бәяләмәде, тамашачылар тавыш чыгарып алды.
- Врачтан чыгуга кисәк кенә бер балл алды Эльдар.Эскорхан бер баллга тырышып карады, булмады. Хәмитов табиб янына китте.
- Бәйләделәр, шунда ук 2 балл Эльдарга.
- Ике минут вакыт узды, исәп 0-0.
- Эльдар Хәмитов — Эскорхан Осканов келәмгә чыкты! Башлыйбыз!
- Шәп парлар, шулай бит!
- Эльдар Хәмитов — Эскорхан Осканов, Радик Сафин — Ренас Кәлимуллин, Айнур Сыртаев — Илһам Миңнуллин, Альмир Шәрәфиев — Муса Галләмов, Айдар Хуҗин — Зөлфәт Гарифуллин, Раил Нургалиев — Булат Мусин, Радик Салахов — Фархат Фәйзуллин, Айгиз Зәйнетдинов — Руслан Газизуллин. Парлар билгеле!
- Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, Атказанган спорт остасы Хәлил Хәмитович Шәйхетдиновның сүзләре бик мәгънәле булды: «Без — бәхетле халык. Без көчле республикада яшибез! Цирк биналарын тутыра алырлык көрәшебез, көрәшчеләребез бар. Без — көчле халык. Мондагы көрәшчеләр ул бит кемнеңдер улы, ире, сөйгәне, әтисе, туганы. Шатланабыз, горурланабыз шундый егетләребез белән!
- Шулай итеп кичке программа башланырга берничә минут калды. Тамашачыларны менә хәзер генә залга кертә башладылар. Зал тулачак дигән шигебез бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз