-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
КАЙБЫЧ МУЗЕЕНДА МУСА ҖӘЛИЛ КҮРГӘЗМӘСЕ Бүген «Кайбыч ягы музее»нда «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылачак.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
Салават - Башкортстанның халык артисты

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде. Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.
“Ниһаять! Салават та Башкортстанның халык артисты булды! Котлыйм дустымны, якташымны! Күптән көткән идем! Кем кем, мәгәр Салават лаек та лаек инде бу югары исемгә! Дөрес әйтәмме? Әллә ялгышаммы? Ничек уйлыйсыз?” – дип язган Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм челтәренә.
Халык шагыйре “Татар-информ”га җырчының бу исемгә күптәннән лаек булуын әйтте. “Салаватның дәрәҗәле исемгә лаек булуын Уфадан танышларым хәбәр итте. Бик күңелле яңалык, җырчы әлеге югары исемгә лаек. Ул бүгенге көндә Башкортстан халкына хезмәт итә, тамашачыларын моңлы җырлары белән сөендерә. Ике республиканы бер итеп йөри, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыта. Алай гына да түгел, бөтен дөньяга татар җырларын ирештерә”, - диде ул.
Роберт Миңнуллин фикеренчә, “Халык артисты” исемен сәләт, эшләгән хезмәт һәм кылган гамәлләргә карап тапшыралар. “Салават Фәтхетдиновның тормыш юлы иҗат белән бәйле. Аның дәрәҗәле исемнәре бик күп. Тик аның үз исеме иң зурысы. Салават исеменең дәрәҗәсе барлык бөек, мактаулы исемнәрне дә каплап китә”, - диде ул.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз