-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Салават Фәтхетдинов кызыл балык тозларга өйрәтә
Салават Фәтхетдинов белми әйтмәс, үзең әзерләгән ризыктан да тәмлесе була алымый. Ә сезнең семга балыгын өйдә тозлап караганыгыз бармы?
Кибеттән алганнан күпкә арзанрак та тәмлерәк тә! Рецепы да бик җиңел:
Нәрсә кирәк булачак:
Семга балыгы (булса филе, булмаса балыкны кылчыкларыннан арындырырга кирәк) 400 грам.
эре тоз - 2 кашык
шикәр - 1 кашык
борыч, лавр яфрагы, май.
Семганы салкын суда яхшылап чайкыйбыз, әйбәтләп корытабыз, тиресеннән һәм вак кылчыкларыннан арынабыз. Берәр савытка (пыяла булса яхшы) тоз һәм шикәрне кушып болгатырга, савытка салырга кирәк. Балыкны тозлы шикәрдә аунатабыз. Борыч сибәбез һәм бер тәүлеккә холодильникка өстен каплап алып куябыз. Бер тәүлек үткәч балык чыгарган суны түгеп, филеларны тиз генә салкынча суда чайкап алырга. Балык озаккарак салансын дисәгез, кисәкләргә бүлгәләп майга батырып куярга кирәк, шунда ук лавр яфрагы да салырга була. Ләкин күпчелек очракта мондый балыкны берничә сәгаттә юк итәләр, шуңа майның кирәк булмавы да бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз