-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Салават Фәтхетдинов: Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка һәйкәлне үзәктә куярга кирәк
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка янәшә һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу турыда ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә журналист Рөстәм Исхакыйның соравына җавап итеп әйтте.
“Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров гомер буе дус булдылар. Андый дуслык бер милләттә дә юк. Көнләшмәделәр, бер-берсен хөрмәт иттеләр. Аларның һәйкәле иң якты урында торырга тиеш. Әлеге мәсьәлә турында, мөмкин булса, Президентыбыз белән киңәшләшәсем килә. Минтимер Шәрипович (Шәймиев – ред) янына барып килергә кирәк”, - ди җырчы.
“Бу күтәрелгән мәсьәлә башымда инде ярты ел йөри. Октябрь башларында бу темага аерым матбугат конференциясе ясыйк. Матбугат конференциясенә кадәр бу мәсьәләне хәл итә алырдай кешеләр кулында хат булырга тиеш. Безнең тәкъдимебезгә: “Әйе шул”, - дип әйтергә генә урын калсын”, - ди Салават.
“Кирәк булган кешеләрнең барысын да мөрәҗәгать итәм. Бай дуслары булган, акчалы кешеләрне үзем алып киләм. Әгәр Дәүләт: “Урынын бирәбез, ләкин акча сорамагыз”, - дисә дә, бу да җавап. Хөкүмәттә акча юк икән, нишлисең, халкыбыз бай”, - ди җырчы.
Автор : Алинә Айдарова.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз