Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ УЛЫ ТОЛЬЯТТИДА ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ!

    Тольятти шәһәрендә РАФ Кубогы һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды.

    1600 класста Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче яулады. AG Team командасының яшь пилоты ярышның тәүге мизгеленнән үк алга омтылды. Әмма бу җиңү җиңелләрдән бирелмәде, көрәш киеренке барды, ди яшь спортчынының  менеджеры, узышчының әтисе, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов.

    Реклама

    “Рөстәм-ярышта иң яшь катнашучысы, - ди Татарстан Республикасының халык артисты. - Абсолют җиңү турында сөйләргә иртә әле. Көндәш каршы килмәсен, зыян китермәсен өчен, старттан беренче булып китәргә кирәк. Ул чакта җиңү дә якын булачак.”
     

    Сүз уңаеннан, Рөстәм Фәтхетдинов үзе икенче һәм дүртенче урыннарны бик яратмый. Аның хәтта машинасында да «Иң мөһиме катнашу түгел, ә җиңү» дип язылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)