-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Салават Фәтхетдиновның концерты онлайн булачак
25 мартта 19:00 сәгатьтә беренче тапкыр Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты трансляцияләнәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан популяр артистларының инициативасын анонслады – алар онлайн чыгыш ясаячак, карантиндагы республика халкын сөендерәчәк.
"Безнең артистларның яхшы инициативасы! Аларның бу тәкъдимен мин бик хуплыйм, шәп фикер булган бу!" - дип язган президент үзенең инстаграм-сәхифәсендә
Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплаган. Артистлар соңгы арада туры эфир да үткәрергә килешкәннәр. Бу тамашачы белән элемтәне өзмәс өчен кирәк.
Барлык массакүләм чаралар һәм концертлар гамәлдән чыгарылган вакытта, туры эфирлар артистлар белән аралашу өчен дә әйбәт мөмкинлек: чыгышлар башланыр алдыннан артистларга комментарийлар язарга һәм сораулар бирергә мөмкин булачак.
Мондый масштабтагы вакыйга беренче тапкыр Вконтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында оештырылачак.
Сылтамалар:
https://instagram.com/tatarstan_official?igshid=893k0iq5df9c
Шулай ук 18: 00 сәгатьтә "Татар радиосы" дулкыннарында радио студиясеннән турыдан-туры катнашулар марафоны старт ала, анда татар эстрадасының танылган җырчылары да "тере»"музыкаль композицияләрен башкарачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз