-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Салаваттан сәхнәдән сөйләгән мәзәк өчен гафу үтенүен сорыйлар
Салават Фәтхетдиновның Казандагы 31 концертлар сезоны программасы бөтен кешегә дә ошап бетмәгән ахрысы. Җырчыны Камал театры сәхнәсеннән сөйләгән мәзәге өчен гафу үтенергә чакырганнар. Мәзәк дин һәм муллалар турында булган. Концертка баручылар аны белә, күбесе социаль челтәрләргә дә урнаштырды. Сүзләргә караганда, мәзәк мондыйрак булган, мулла янына җилбәзәк хатын-кыз киңәш сорап килгән. Иренә хыянәт иткәне өчен ахирәттә нәрсә булачагын сораган. Рухани кем белән хыянәт итүен сорагач, хатын-кыз сөяркәсе бер мулла булуын сөйләгән, рухани аңа "кара әле, нинди хәйләкәр, турындан туры җәннәткә эләгергә телисең икән", дип җавап кайтарган имеш.
Шикаять белдерүче "ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта мөселман патриотик фондны җитәкләгән Рөстәм Хәбибуллин фикеренчә, әлеге шаярту "руханиләрне мыскыллый һәм халык тарафыннан ышанычны киметә". "Рухани турында шаяртуыгыз сезне татар мәдәниятенең күренекле вәкиле буларак бизәми. Гафу үтенүегезне сорыйм", дип мөрәҗәгать иткән ул җырчыга. Әлегә Салават Фәтхетдинов моңа берничек тә җавап кайтармаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз