Логотип Идель
Яңалыклар

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» интерактив дәресләр аша туган телгә кызыксыну уята

"Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналлары редакциясе быел «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбен эшләтеп җибәрде.

"Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналлары редакциясе быел «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбен эшләтеп җибәрде. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә аның эшчәнлеге белән таныштырдылар.

- Кызганыч, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәптә укучы кече, урта сыйныф укучылары арасында туган телне белү бик түбән дәрәжәдә. Олырак буын вәкилләре сөйләм телендә яхшы аралашса, аларның балалары - бүгенге әти-әниләр - татар сөйләмен аңлап, жавап кайтарыр дәрәҗәдә булса, кече яшьтәге балалар күп очракта татар телендә 50 ләп сүз белә. Бу аяныч хәлдән чыгу юлын табу өчен, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары редакцияләре хезмәткәрләре язучылар, укытучылар, журналистлар белән берлектә яшь буынга интерактив дәресләр аша туган телгә кызыксыну уятырга булды, - дип сөйләде мультимедия мәктәбе

Балаларның яшенә карап бүленгән төркемнәрнең һәрберсе өчен белгечләр төрле темаларга онлайн дәресләр әзерләде. Шунысы мөһим: гоот платформасы онлайн дәресләрне Татарстан балалары өчен генә түгел, ә дөньяда таралып яшәгән милләтәшләребез өчен дә уздыру мөмкинлеге бирә.

Мәктәпнең максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч, урта сыйныфларда укучы балаларга гоот платформасы аша татар телендә онлайн өстәмә бирем бирү.

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе 4 юнәлешчә эшли:

1.    «Күңелле әлифба». Татар теле әлифбасын өйрәнү буенча интерактив дәресләр (3-6 яшьлекләр өчен) - атнага 1 тапкыр (37 сәгать).
Татар теле әлифбасының һәр хәрефенә аерым бер дәрес багышлана. Шөгыль барышында белгеч авазны әйтергә, хәрефнең басма һәм язма хәрефен язарга һәм уен аша хәрефне танырга өйрәтәчәк. Дәрестә шулай ук «Күңелле әлифба» видеопроектының һәр чыгарылышы күрсәтеләчәк.

2.    «Тылсымлы рәсем». Татар телендә танып-белү юнәлешендә белем бирүче рәсем дәресләре (3-6 яшьлекләр өчен) - атнага 1 тапкыр (48 сәгать).
Балалар бакчаларында программа буенча өйрәнелүче темаларга: хайваннар дөньясы, вакыт, киемнәр, үсемлекләр дөньясы, галәм, төсләр,саннар Һ.б. багышланган тематик онлайн рәсем ясау. Төрле техникаларда рәсем ясау күнекмәләреннән тыш, балаларга тема буенча саф татар телендә өстәмә бирем биреләчәк, «Беләсем килә», «Бәби сүз» һәм «СалаваПк» видеопроектлары күрсәтеләчәк.

3.    «Мин журналист булам!». Татар телендә журналистика һөнәре нигезләре буенча онлайн-мәктәп (7-14 яшьлекләр өчен) - 2 атнага 1 тапкыр (24 сәгать). Мәктәп эшчәнлегендә «Республика матбугатына күзәтү», «Журналистика жанрлары», «Журналист этикасы», «Баш исем куярга өйрәнү», «Фотога төшерү осталыгы», «Телевизион журналистика», «Радио журналистика», «Интернет журналистика», «Матбугат чарасын популярлаштыру» һ.б. кызыклы темаларга дәресләр уздыру планлаштырыла.

4.    «Балачак әдипләре». Татар телендә иҗат итүче балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу (7-14 яшьлекләр өчен) - айга 1 тапкыр (12 сәгать).
Татар телендә иҗат итүче балалар язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар барышында әдипләрнең биографияләре һәм иҗатлары белән танышу, сораулар бирү, интерактив уен уйнау күздә тотыла.

Чакырылган кунаклар арасында Разил Вәлиев, Ренат Харис, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Зиннур Хөснияр, Рәхимә Арсланова, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Алмаз Гыймадиев һ.б. әдипләрнең катнашуы көтелә.

Даими рәвештә онлайн дәресләрдә катнашып, биремнәрне үтәп баручы һәр катнашучы ел ахырында зур чарада тантаналы рәвештә бүләкләр һәм махсус сертификатлар белән бүләкләнәчәк, һәр юнәлештә аерым бүләкләү каралган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев