Логотип Идель
Яңалыклар

Салават Теләчене үз итте

Иртәгә Теләчедә 2003 елда туган һәм аннан кечерәк булган егетләр татарча көрәш буенча Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призлары өчен бил алышачак.

Иртәгә Теләчедә 2003 елда туган һәм аннан кечерәк булган егетләр татарча көрәш буенча Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призлары өчен бил алышачак.

Дөресен әйтик: моннан берничә ел элек Салават кадәр Салаватның татарча көрәшкә тотынуына шатланган идек. Шул ук вакытта, бу вакытлы гына күренеш булмасмы, тагын бер тапкыр йолдызланып алыр да, шуның белән бетмәсме дигән шик тә күңелгә кергән иде. Әмма Салават - Салават инде, башладымы - эшли инде ул аны. Татарстанның халык артисты татарча көрәшне болай да ярата үзе. Әнә быел "Манзара"га килеп чыгыш ясаганда да, татарның мактанырлык өч нәрсәсе булуы турында фикер йөрткән иде: чәк-чәге, җыры-моңы һәм Сабан туе белән көрәше. Ризалашмыйча булмый.

Теләче җитәкчеләренә дә "афәрин!" диясе килә. Салаватны үзләренә ияләштергәннәр икән, бу инде күп нәрсә турында сөйли. Хәер, бу очракта киресенчә - Салават Теләчегә ияләшмәдеме, Теләчене яратмадымы икән дигән сорау да туарга мөмкин.

Ә инде шимбә көнне Теләчедә узачак ярышларга 29 командадан 315 көрәшче теркәлүе - моны ничек аңлатырга? Бу бит әлеге турнирның чын-чынлап республикакүләм бәйгегә әйләнүе турында сөйли түгелме соң? Ошбу факт үзе үк әлеге ярышларның күпләргә үрнәк үзенчәлеге турында сөйли. Танылган көрәшче, инде бүген Теләчедә җаваплы вазифаны биләгән Азат Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, бәйгене тамаша кыларга быел да Салават үзе кайтачак. Җырчы җиңүчеләргә бик матур медальләр, кубоклар әзерләгән. Тагын бер кечкенә генә үзенчәлек бар: кечерәк балалар ике генә минут көрәшәчәк - бер минут сөлгеләрне кулларына тотып, бер минут сөлгеләрне билләренә бәйләп.

Әлегә менә шундый яңалыклар. Беренче әйләнеш парларын Инстаграмда шушы сылтама буенча сторисларда карарга мөмкин: koresh_rt

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев