Логотип Идель
Яңалыклар

«СалаваTik»лардан җыр-биюле һәм уенлы концерт

«СалаваTik»лар катнашындагы бәйрәм чарасы 15:00 дән 17.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

20 июньдә, ягъни иртәгә, 15:00 сәгатьтә «Кырлай» паркында балалар өчен әле яңа гына танылып килүче «СалаваTik» группасының концерты булачак. 

«СалаваTik» – кыска гына вакыт аралыгында иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проект. Татар телендәге моңлы һәм шаян җырлар аша үсеп килүче буынны тәрбияләү – проектның төп максаты.  Күпләр кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, танытуда  «СалаваTik» мөһим урынны алып тора . Әлеге эш төрле юнәлештә алып барыла. Видеоязмалар YouTube каналда урнаштырылып кына калмыйча, бүгенге көндә балалар арасында популяр булган Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләргә дә чыгарыла.

«ТАТМЕДИА» АҖ 2020 елдан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында балалар өчен YouTube каналда татар телендә  тематикасы ягыннан төрле булган, төрле яшьтәге аудитория өчен видеолар әзерләнә. «СалаваTik» группасы да «Татмедиа JUNIOR» нигезендә барлыкка килгән, «Салават күпере» журналы видеопроекты.

Концерт программасында «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкарачак. Һәр нәни тамашачы аларга кушылып бии дә, җырлый да алачак. Иң оста кушылып биюче һәм җырлаучы балаларга бүләкләр тапшырылачак. 

Балаларга чын бәйрәм атмосферасын балачак почмагы тудырачак. Сабыйлар монда төрле остаханәләрдә катнашып, ярыш-уеннарда көчләрен сынап, журналлар укып, рәхәтләнеп ял итә алачак. Ә Профессор Мороз төрледән-төрле гаҗәеп тәҗрибәләр белән шаккатырачак. Айдар Сәлимгәрәев («Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе), Шамил Садыйков («Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры) һәм язучы Зиннур Хөснияр – бәйрәм кунаклары. 

«СалаваTik»лар катнашындагы бәйрәм чарасы 15.00 дән 17.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев