Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • “Сәмрух” премиясе: җиңүче сәлкешләр, бәхетле әти-әниләр Номинацияләр игълан ителгән саен, җиңүчеләр сәхнәгә чыгып тезелә барды. Шунысы истә калган – бигрәк тә “Ел сәлкеше” номинация вакытында дулкынлана-дулкынлана басып торган яшүсмерләрнең күзләрендә очкын, җиңәргә хыяллану теләге чагылды. Алар кулга-кул тотынышып, бер-берсенә уңышлар да теләп алдылар.
      60
      0
      0
    • "ЭКОяз-2020" акциясе Татарстан территориясен "чистартачак" Тиздән, 1 апрельдә Татарстанда 1 апрельдән Татарстанда "ЭКОяз-2020" акциясе башланып китәчәк. Аның төп максаты - республика территориясен кыш буена җыелган чүп чардан арындыру, чистарту чаралы планы буенча фикер алышу.
      54
      0
      0
    • "Татар әдәбияты тарихы”ның җиденче томы дөнья күрде Күптән түгел генә дөнья күргән җиде томлык 1986-2000 елларда иҗат иткән әдәбиятчыларны үз эченә ала. Бу вакытта икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тәэсирендә татар әдәбияты үз үсешендә яңа этапка керә.
      67
      0
      0
    • КФУда Төрки лингвокультурология конференциясе уза КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан 11 тапкыр төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара конференция үткәрелә. Чараны Гөлзадә Сафиуллина “Төрки даласы” җыры белән башлап җибәрде.
      60
      0
      0
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1105
      0
      6

    Салаватны талаганнар

    Реклама

    Татарстан халкы Туган тел көнен бәйрәм итеп, кемдер Тукай премиясе алып йөргәндә, халык артисты Салават Фәтхетдинов бәлагә тарыган: Барселонада улы Рөстәм белән икесен талаганнар. Машиналарының тәрәзәсен ватып, бөтен әйберләрен урлап качканнар. Якташларыбыз  өсләрендәге спорт костюмыннан гына калган. Тагын телефоннары үзләре белән булган икән әле. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге үзенең аккаунтында яза, полиция участогында төшкән фотосы белән дә уртаклаштыра.  Барселоналыларга җене котырган Салават, алар турында “такой тупой народ” ди. Инглизчә түгел, татарча да аңламыйлар икән! Шулай да җырчы үзләрен талауга артык борчылмаган да кебек. Юкса, үзе әйтмешли, дошманнарын сөендереп, мондый пост элмәс иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз