Логотип Идель
Яңалыклар

Салавычта бәйге...

Эле ярый, РСФСРның спорт остасы Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына татарча көрәш ярышлары бар. Югыйсә, мәктәп бусагасыннан чыгып киткән яшүсмерләребез  бер мәлгә  бу тормышта югалып калалар кебек.

Эле ярый, РСФСРның спорт остасы Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына татарча көрәш ярышлары бар. Югыйсә, мәктәп бусагасыннан чыгып киткән яшүсмерләребез  бер мәлгә  бу тормышта югалып калалар кебек. Кайсы югары уку йортына китеп бара, кайсы армия сафларына алына, кайсы гомүмән урамда кала бирә.. Заманында үзе авыр үлчәү авырлыгында бил алышкан “алып батыр”ыбыз шуларны искә алыптыр инде, ел тәмамлаганда үз туган авылы-Салавычта 18 яше тулганнар арасында бик матур итеп татарча көрәш бәйгесен уздыра. Чирек гасырлык тарихы булган бу ярышыбыз яшьләр арасында шулкадәр популярлашып китте ки, быелгы бәйгегә районыбыздан гына бил алышырга  91 яшүсмер килгән иде. Республикабызның төрле төбәкләренә таралган яшьләребез өчен бу бәйге, әле менә дигән очрашу урыны да, тәрбия чарасы да. Алар арасында кемнәр генә юк бит, укучылар, студентлар, эшчеләр... Әле ярый, чакырулы районнарыбыз төрле сәбәпләр аркасында ярышларыбызга килә алмадылар,  кайбер хөкемдарларыбыз хәтта “сөенеп”тә куйдылар.
Инде, әледән-әле көрәш ярышларына яңа кагыйдәләр өстәлү  күпләрне туйдырып та бетерде кебек.” Үзебезнең көрәшкә кире кайтыйк” диючеләр дә күп булды, бу көнне. Бу ярышларыбызны да кайбер үзгәрешләрне кертеп оештырырга тырыштык. Инде бит, соңгы вакытта көрәш  көндәшен ничек булса да, төртеп келәмгә яткыруга  кайтып кала башлаган иде. “Менә бит әкренләп булса да, тагын бер адым ясалды”,-дип куанды район көрәш федерациясе рәисе- РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев. Ә көрәшебез ,чыннан да бик кызу булды. Бик уйлап эш итә безнең, көрәш тренерлары. Югары үлчәү авырлыкларын бераз ваклап та җибәрәбез. Беренчедән, массовыйлык артса, икенчедән олы абыйларының көрәшен күзәтеп,кечкенәләребезгә  тәҗрибә туплау өчен менә дигән җай чыга.  Шунлыктан, 12 үлчәү авырлыгындагы көрәшебез,  30 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында башланып, 80 килограммнан югары үлчәү авырлыгында тәмамлана. Әле син  аның  бүләкләрен күрсән....Күләмле акчалата бүләкләр, Россия беренчелекләрендә генә бирелә торган, батырыбызның сүрәте төшкән медальләр, өч урынга дип шундый ук сүрәт куеп  ясалган истәлек кубоклары. Тартышмас җиреннән тартышырсын шул... Ул 45 килограммдагы бер авыл егетләре Бөрбаштан Әлфис Галимов белән Рәмзис Әүхәдиевның бил алышулары  тамашачыларны  берничә мәртәбә урыннарыннан күтәрергә мәҗбүр итте.  40 килограммда исә,  Рәмзиснең бертуганы Ленарның Смәел егете Газинур Гариповның би алышулары да   аларныкыннан бер дә  ким булмады. Кемнәрнең өстен булуын бераздан укып белерсез инде.  Аннан Салавыч авылы район башлыгы Рамил Нотфуллинның  туган авылы да , бит. Шунлыктан, нинди генә  тыгыз  вакыты  булмасын, ул барыбер ярышларга килергә җай таба, үз егетләре, малайлары өчен ел да  җан ата. Нәтиҗәләрне күреп, бу ярышларда ук, Рамил Рәшит улы егетләренә алдагы ярышта командагыз өчлеккә керсә , аерым бүләкләячәкмен дип әйтеп куйды. Чыннан да, тырыша авыл малайлары, остазлары Алмаз Галиевның тырышлыгы белән, район күгендә үк балкый башладылар бит, соңгы вакытта. Команда беренчелегенә нәтиҗә ясаганда да, нәтиҗәне кат-кат санарга туры килде. Беренче- икенче урыннар өчен көрәштә очколар саны тигез булып чыкты. Норма мәктәбе көрәшчеләренең беренче урыннарны яулаучылары  артыграк булганга, беренчелек аларга бирелде. Татарстанның атказанган тренеры, шушы көннәрдә  генә район җыелма командасының баш тренеры булып сайланган Ринат Хәйретдинов та тәрбияләнүче  Чепья мәктәбе көрәшчеләре икенче урынга калды. Смәел егетләре узган елгы позицияләрен бераз югалта төшеп, өченче булдылар. Шушы форсаттан файдаланып, иң беренче “Татарстан” җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллинга олы рәхмәтемне җиткерәсе килә.Каршый килми, нинди генә гозер белән керсән дә ,  сорауны унай хәл итми чыгармый.  Рафис яшьтинең уллары  Рәмзил һәм Раушанга  зур рәхмәт. Шәһси эшмәкәр Фәнис Шәрипов та ике егетебезне үз бүләкләре белән сөендерде. Кыскасы, бәйгебез барыбызга да ел буена җитәрлек рухи азык өстәде.

Инде җиңүчеләребез белән таныш булыйк:

30 килограммга кадәр-1.Кәрим Гарифуллин (Норма) 2.Сәйдәш Мостафин (Арбор) 3.Илназ Гарифуллин (Нөнәгәр) . 36 кг.да- 1.Ислам Йосыпов (Чепья) 2.Фәнзил Кәримов (Арбор)

 3.Фәһим Мөхәммәдиев (Смәел). 40 кг.да-1.Ленар Әүхәдиев (Бөрбаш) 2.Газинур Гарипов (Смәел) 3.Ильяс Йосыпов (Чепья) 45 кг.да-1.Әлфис Галимов (Бөрбаш) 2.Рәмзис Әүхәдиев (Бөрбаш) 3.Аяз Хәйретдинов (Балтач) 50 кг.да-1.Нияз Әскәров (Чепья) 2.Сабир Асейнов (Бөрбаш) 3.Алмаз Шиһабетдинов (Нөнәгәр) . 55 кг.да-1.Рәнис Зарипов (гимназия) 2.Кәрим Ногманов (Чепья) 3.Рәшит Бариев (Салавыч). 60 кг.да-1.Руфил Хәбибуллин (Яңгул) 2.Булат Яруллин (Чепья) 3.Илназ Ганиев (Смәел) .65 кг.да-1.Әдел Фазылҗанов (Норма) 2.Аяз Зиннәтуллин (Смәел) 3.Максим Макаров (Кече Лызи) 70 кг.да-1.Азат Зарипов (Салавыч) 2.Инсаф Латыйпов (Салавыч) 3.Илмир Гыйльфанов (Нөнәгәр). 75 кг.да-1.Илгизәр Галимуллин (Смәел) 2.Инсаф Хәйруллин (Бөрбаш) 3.Рөстәм Сираҗиев (Чепья). 80 кг.да-1.Ранил Әшрәпов (Яңгул) 2.Афзал Галиев (Норма) 3.Рузил Насриев (Норма). 80 кг.нан югары үлчәүдә-1.Инсаф Шәрифҗанов (Норма) 2.Рөстәм Низамов (Арбор) 3.Ранил Габнасыйров (Норма). 

Нурзада Сәмигуллин -Балтач.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев