Яңалыклар
САЛКЫНЧА ҺӘМ ДЫМЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНАЧАК
Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак.
Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Төбәк территориясендә һава температурасы +2…-3 градус һәм төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр булачак.
Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев