Логотип Идель
Яңалыклар

САЛМЫЙБЫЗ ИКӘН ӘЛЕ...

Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды.

Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина  сөйләде.

«Без битлекләрне әле озак салмаячакбыз дип әйтә килдек. Алар коронавирус инфекциясен йоктырудан саклый. Алда ел саен була торган респиратор инфекция һәм грипп белән авыручыларның артуы көтелә. Болар барысы да яңа конронавирус инфекциясенә өстәләчәк. Битлек режимы кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы тәмамланганчы, ягъни ким дигәндә мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Авдонина.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев