-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Салымны сайт аша түләргә мөмкин
Салым декларацияләрен шәхси кабинет сервисы аша җибәреп булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.
«Физик затлар өчен шәхси кабинет сервисы аша шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар 3-НДФЛ декларацияләрен юллый алачак», — диде ул. 30 марттан территориаль органнарда кабул итүләр туктатылганын искәртте. «Без контактсыз сервислардан куллануны киңәш итәбез. Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис гамәлдә. Барлык категория түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар», — диде.
Аның сүзләренчә, салымнар турында хисапны, электрон имза булса, электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтында «Салым һәм бухгалтер хисабы» сервисы аша җибәреп булачак.
«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора. Февральдә шәхси эшмәкәрләр өчен салымны онлайн режимда түләп булу мөмкинлеге кертелде. Шәхси кабинетлар — салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы. Гражданнар интерактив режимда салымнарын түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала», — ди Андрей Никиташин.
Икътисади куркынычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@nalog.ru электрон почтасы буенча һәм (843) 235-13-60, 235-13-67 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. 8-800-222-22-22 бердәм контакт үзәк телефонына яки рәсми сайтта салым инспекцияләре телефоннары буенча да шалтыратырга була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз