-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
САМАРА ЕГЕТЕ КОМАНДАГА АЛТЫН МЕДАЛЬ КИТЕРДЕ!
Самара өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче спортчы катнаш эстафетада командага алтын медаль китерде. Ярышлар Оберхоф шәһәрендә узды, дип яза "Татар-информ". Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткән.
«Хисләр бик көчле. Әле аңлый алмыйм. Команда, ил өчен бик шат, без бүген алтынга ирештек. Команда бик шәп иде, афәрин. Безгә бу уңышка ирешүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт», - ди Эдуард Латыйпов.
Биатлончы, Россия җыелма командасы составы әгъзасы, 2019 елгы кышкы Универсиада чемпионы, юниорлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы Эдуард Латыйпов дөнья кубогы этабында Россия җыелма командасына җиңү китерде.
26 яшьлек спортчы ярышның йомгаклау этабына тренерлар штабы тарафыннан куелган иде. Соңгы атудан дистанциягә өченче булып китеп, ул финиш сызыгында Франция һәм Норвегиядән көндәшләрен узып китте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз