-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР
Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
110 ел элек, 1912 елның апрелендә, бөек татар шагыйре Уфага барганда Самарада туктала. Монда шагыйрь танылган татар мәдәнияты эшлеклесе, «Икътисад» журналына нигез салучы һәм мөхәррире, имам Мөхәммәт-Фатих Мортазин белән очраша.
Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган чарада «Яктылык» татар мәктәбе укучылары, татар фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, Самарада нәшер ителә торган татар журналлары мөхәррирләре катнашты. Уральсктан килгән делегация дә презентациягә махсус килде: Уральск шәһәренең Татар мәдәни үзәге рәисе Флүрә Милекиева, Уральсктагы Габдулла Тукай музей-йорты директоры Марат Баһаветдинов.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, институтта тормышка ашырылган, 2021 елда «Ключевое слово» федераль конкурсы лауреаты булган проект җитәкчесе Марсель Ибраһимов чарада катнашучыларга Г.Тукайның тормыш һәм иҗатын өйрәнү институтының эшчәнлеге, шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче татарларның телен, традицион мәдәниятен, фольклорын өйрәнү буенча институтның фәнни-экспедиция эше турында сөйләде.
Казан дәүләт медицина академиясе доценты Марина Подольскаяның (Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында проект авторларының берсе) «Профессор Клячкин һәм Тукайның соңгы приюты» дигән темага чыгышы зур кызыксыну уятты.
«Яктылык» мәктәбе укучыларының чыгышлары татар теле һәм мәдәнияте бәйрәме атмосферасын тудырды.
Чара ахырында Марсель Ибраһимов аны оештыручыларга (Г.А. Клячкинның оныгы Наталья Львовна Клячкина) рәхмәт белдерде һәм Самара өлкәсе китапханәсенә, Халыклар дуслыгы йортына, «Яктылык» мәктәбе китапханәсенә ИЯЛИДӘ нәшер ителгән китаплар тапшырды.
Самарада узган «Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар» презентациясе «Тукай эзләреннән» проектына нигез сала. Максат - татар шагыйренең кыска гомерендә (Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Троицк) булырга өлгергән Россия шәһәрләрен иңләп кайту.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз