Логотип Идель
Яңалыклар

САМАТ ШАКИР ФОНДЫ ФӘННИ-ТЕХНИК ЯКТАН ЭШКӘРТЕЛДЕ

Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланучы бай мирасның шактый өлешен шәхси архивлардан тора. Үзәк хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә мондый фондларның гомуми саны 200 дән артык. Аларда күренекле татар язучылары һәм мәдәният эшлеклеләренең төрле язма чыганаклары (документлар, хатлар, әсәрләр һ.б.) тупланган.

   Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланучы бай мирасның шактый өлешен шәхси архивлардан тора. Үзәк хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә мондый фондларның гомуми саны 200 дән артык. Аларда күренекле татар язучылары һәм мәдәният эшлеклеләренең төрле язма чыганаклары (документлар, хатлар, әсәрләр һ.б.) тупланган. Үзәк галимнәре тарафыннан шәхси архив материалларын эшкәртү, тасвирлау һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча әтрафлы эш алып барыла.

   Танылган татар язучысы, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе Самат Шакировның (1924-1998) фондын фәнни-техник эшкәртү тәмамланды. С. Шакировның шәхси фонды Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивына 1999, 2001 елларда тапшырыла. Кабул ителгән материалларны җентекләп өйрәнү язучының биш тасвирламадан торган фондын булдырырга мөмкинлек бирде, аларда С.Шакировның иҗаты, эшчәнлеге һәм биографиясе буенча материаллар, фоторәсемнәр, шулай ук башка шәхесләргә бәйле мәгълүматлар тупланган, дип яза Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайты.

   Шакир (Шакиров) Самат Фәтхерахман улы 1924 елның 14 апрелендә Арча кантонының Күбән авылында туа. Казан университетын тәмамлап, авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә килә, соңрак, 1958-1962 елларда, хезмәт юлын Татарстан китап нәшриятында дәвам итә.

    Бөек Ватан сугышында катнашканлыктан, соңрак язган әсәрләрендә сугыш темасының үзәктә булуы да очраклы түгел. Бу уңайдан «Минем шатлыгым» лирик шигырьләр җыентыгын, «Яраннар чәчәк аткан», «Төнбоеклы күл буенда» әсәрләрен, балалар өчен язылган «Бәхетле көнем» җыентыгын атап китәргә була. Ул – «Абдулла Алиш», «Алар сафта» ,«Сугыш язмалары исемле басмаларның автор-төзүчесе дә. Әлеге җыентыкларда сугыш кырында ятып калган татар язучыларының әсәрләре, аларның тормышы һәм иҗаты турында очерклар тупланган.

    Соңгы вакытта Мирасханә хезмәткәрләре күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның фондын да эшкәртеп бетерделәр, дип хәбәр итә үзәктәгеләр.

   Т. Миңнуллин материаллары Мирасханә архивына 1993-1995 елларда тапшырылган. Фондның шактый өлешен авторның хатлары тәшкил итә. Икенче тасвирламага авторның сәяси активлыгы белән бәйле хатлар һәм драматургия эшчәнлегенә кагылышлы материаллар кертелгән. Моннан тыш, әдип тарафыннан татар халкының авыз иҗаты һәм музыкаль мирасы буенча бик күп материаллар тупланган.

    «Эшчәнлегенә бәйле материаллар» тасвирламасыда, авторның беренче әсәрләренең кулъязмалары белән беррәттән, төрки халыклар арасында киң танылу алган әсәрләре дә урын алган. Алар арасында «Насыйбулла боткасы» шигырьләр җыентыгы, «Вак-төякләр, «Эзләрсең – таба алмассың ...» (хикәя), «Әниләр һәм бәбиләр» (пьеса, 1983), «Акбай, Тәмлетамак һәм этбүреләр» (пьеса, ике бүлектә, 1991), «Казан турында», «Туган як юллары», «Милләттәшләр белән очрашу» мәкаләләре, шулай ук чыгышлар, докладлар, рецензия һәм аннотацияләр бар.

     Өченче тасвирламаны, нигездә, автор тарафыннан башка шәхесләргә бәйле тупланган материаллар тәшкил итә. Бу бүлектә Ә. Кәримуллинның «Татарлар: этнос һәм этноним, яки Идел буе болгарларын ни өчен татарлар дип атыйлар?», А.Надыйровның «Милли телләрне ирекле өйрәнү турында», Х. Туфанның «...Ни була соң инде...» шигырь фрагменты , Х. Ахунҗанов язган портрет, «ССР Союзы һәм Союз Республикаларының җир турында законнары нигезләре» проекты күчермәсе кебек кулъязма материаллар һ. б. белән танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев