-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Сара Садыйковага Казанда һәйкәл куелырмы?
Быел танылган татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 113 ел тулды. Бөек шәхесне мәңгеләштерү максатыннан, Казанда аның һәйкәле барлыкка килергә тиеш иде. Тик сынны кую эшләре 30 елга сузылган. Булачак һәйкәлнең кая торачагын хәл итү бик күп вакытны алган.
Башта Сара Садыйкова һәйкәлен Юнысов мәйданына куярга теләгәннәр. Тик соңрак урын үзгәрә: Тукай белән Әхтәмов урамнары кисешкән чат билгеләнә. Тик фонд әгъзаларына бу сквер ошамый. Туристлар да йөрми, өстәвенә янәшәдә мәчет, диләр. Алар Тукай белән Татарстан урамнары кисешкән ноктаны күрсәтә.
Һәйкәл булдыру - Сара Садыйкова фонды әгъзалары фикере. Аны скульптор Рада Нигъмәтуллина эшләгән. Әмма фонд рәисе дә, сынчы да октябрь аенда вафат булдылар. 3 дистә елга сузылган эш шул рәвешле тагын туктап калыр дип куркалар. Чөнки инде берничә ел элек үк композиторның кызы һәйкәлне күрергә теләп, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Сынны ул ташландык заводта эзләп таба.
Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: "Завод буш, эшләми, бер бүлмәдә караңгыда, тузанда ята иде. Коточкыч, фотога төшермәдек инде.
Татарстан мәдәният министрлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Өмидә Гапарова һәйкәлнең бүгенге хәле турында ТНВ хәбәрчесенә болай дигән: "Ул татарстанның мәдәни мирасында, заводта сак астында саклана. Узган атнада гына очрашып сөйләштек. Хәзерге вакытта башкарма комитет тарафыннан әзерлек эшләре, проект булдырыла. Бу эшне тизләтергә җыенабыз".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз