Логотип Идель
Яңалыклар

«САУМЫ, КАЗАН!» ХИКӘЯЛӘР КОНКУРСЫ

Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында берничә яңа проект старт ала.

Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында берничә яңа проект  гамәлгә куелды. 

 Проектның беренчесе -  «Саумы, Казан!» дигән хикәяләр конкурсы. Яңа бәйгедә катнашуга гаризалар инде кабул ителә. Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халыкка шәһәр, яшьләр турында китап язарга тәкъдим ителә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мәгариф проектлары турында сөйләде.

Шәһәр халкы җирле риваятьләргә, шәһәр вакыйгаларына, истәлекләренә нигезләнгән чәчмә әсәрләр яза ала. Һәр катнашучыдан бер җирдә дә басылмаган татар телендә дә, рус телендә дә бер хикәя генә кабул ителә. 


Эшләрне 31 июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон почтасына «Саумы, Казан!» конкурсына» тамгасы белән җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр Шәһәр көнендә, 30 августта ясалачак. Җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата призлар тапшырылачак, ә иң яхшы хикәяләр конкурс нәтиҗәләре буенча махсус чыгарылган китапка керәчәк.  

«Шәһәр халкы язган китап бик кызыклы килеп чыгарга мөмкин, ә аны укыр өчен телне өйрәнергә теләгән кешеләр дә табылачак», – дип билгеләп үтте Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе Рөстәм Гафаров.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев