Логотип Идель
Яңалыклар

САЙЛАУ НӘТИҖӘСЕ КАЙЧАН БИЛГЕЛЕ БУЛА?

Кичә сәгать 18.00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 2 млн 169 мең 236 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 73,66 процентын тәшкил итә.

Кичә сәгать 18.00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 2 млн 169 мең 236 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 73,66 процентын тәшкил итә. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Тавышларны санау бүген кичке 4-5ләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин булуын әйтте.

Татарстанда сайлаучыларның югары активлыгы Апас, Чүпрәле, Зәй, Баулы, Чирмешән районнарында теркәлгән. Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларына тавышларны санау шактый авыр булачагын әйтте. «Бигрәк тә Түбән Кама районында кыенрак булыр. Анда муниципаль сайлауларны да исәпкә алып, дүрт төр бюллетень», — диде.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев