-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Сайлау участогында – блогерлар
Быел блогерларны сайлауларда күзәтүче сыйфатында җәлеп иттеләр.
Блогерларның эше язучыныкыннан бер дә ким түгел. Каләм ияләре, әсәрдәге вакыйгалар үз юлын алды, аларны үзгәртергә инде хәлемнән килми, дигәнне ишеткән бар. Блогерлар да шул хәлдә. Иртән торуга аның ниләр ашаганын, нинди урынга барган, кемгә нинди мөнәсәбәтен белдергәнен язылучылары көтеп кенә тора. Быел менә сайлауларга да җәлеп иткәннәр үзләрен. Шул вакытта аудиторияләрен гайрәтен чигермәделәр микән? Гадәттә, сәясәт белән көнкүреш икесе ике юнәлеш ләбаса.
Алинә Гыймалтдинова сүзләренә караганда, аның бу гамәлен язылучылары бик уңай кабул иткән. Хәтта бер меңгә якын яңа язылучылары өстәлгән дә.
– Яңа статуска керешү дулкынландыргыч булды, – дип уртаклашты блогер бу гамәле турында журналистларга. – Яңа өлкә, артык җаваплылык таләп ителә. Гыйлем алганнан соң, тынычланып яңа вазифама алындым. Һәркайсыбыз үз сайлау участогында эш алып барды. Минемчә, иң мөһиме – кызыксыну зур булып, язылучыларымнан фикерләр алу булгандыр. Әгәр инде, уңай фикерләр күбрәк икән, монысы аеруча кыйммәтле бит!
Алинәгә, нигездә, сайлау участогында битлекләр биреләме-юкмы кебек сораулар юллаучылар күбрәк булган. Онлайн режимда сорау-җавап алу күпкә уңайлырак булуын кыз үзе дә яшерми:
– Сайлау участогында тавыш бирүнең ничек баруын онлайн-режимда күрсәтеп бардым. Барлык чаралар да күрелгәнме, халык агымы ничек? Язылучыларым мине кызыксынып күзәтте. Дөрес, баштарак, блогерлар өчен гадәти булмаган контент, дип бик борчылган идем. Әмма күбесе минем иҗтимагый чараларда, социаль проектларда актив катнашуыма, хакимият белән халык очрашулары оештыруыма ияләшкән. Ниндидер зур яңалык дип кабул итмәделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз