-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
"САЙЛАУ УЧАСТОКЛАРЫНДА САНИТАР ТАЛӘПЛӘР ҮТӘЛӘ"
Татарстанда сайлау участоклары көзге сайлауларга алдан әзерләнгән иде. Алар сайлаучылар өчен куркыныч тудырмый. Кирәкле санитар таләпләрне үтәгәндә Covid-19 авыруын йоктыру куркынычы юк. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Фото: Салават Камалетдинов
«Бүгенге сайлау кампаниясенә әзерлек кысаларында республиканың Роспотребнадзор белгечләре 7-10 сентябрь көннәрендә барлык сайлау участокларына куелган таләпләрне үтәү буенча мониторинг үткәрде. Барлык мәгълүматлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды. Бары тик зур булмаган җитешсезлекләр генә булды — кайдадыр сигнал тамга урнаштырып өлгермәгәннәр, ә кайдадыр сайлаучыларны маршрутизацияләү буенча мәгълүмати плакатлар эленмәгән иде. Бу моментлар барысы да эшләнде», — дип сөйләде спикер.
«10 сентябрьнең киченә барлык участоклар да эшкә әзер иде. Хәзер бөтен җирдә дә кирәкле шәхси саклану чаралары, каләмнәр һәм антисептиклар бар. Сайлау көне ахырында барлык участокларда да дезинфекцияләү үткәрелә», — дип өстәде ул.
Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, 13 сентябрь көнендәге мәгълүматларга караганда, коронавирус инфекциясе белән авыруның арту очраклары күзәтелми. Төбәктә хәл тотрыклы.
«Татарстанның Роспотребнадзор хезмәткәрләре сайлау участоклары эшчәнлеген контрольдә тотуны дәвам итә. Әлегә бер генә закон бозу очрагы да юк. Бүгенге көндә мин сайлау участокларының куркынычсыз булуын ышаныч белән белдерәм, чөнки барлык куелган таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә», — дип йомгаклады Патяшина.
Татарстанда көзге сайлаулар 11,12 һәм 13 сентябрь көннәрендә үтә. Республикада берьюлы 4 сайлау кампаниясе оештырылган: Татарстан Президенты һәм хакимиятнең җирле органнары депутатлар сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлау.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз