-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Сайлауларга заманча якын килү

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан республика сайлау системасының барлык хезмәткәрләрен яңадан әзерли. Белем бирүне бәяләү һәм компетенциянең югары дәрәҗәсен саклап калу өчен төбәктә махсус мобиль кушымта булдырылган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда сайлау системасы хезмәткәрләрен укыту 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр барачак. Бу вакыт эчендә сайлау комиссияләренең 21 меңнән артык хезмәткәре һөнәри квалификацияләрен күтәрәчәк.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, уку программасы көндезге өч модульне үз эченә ала һәм гамәли өлешкә акцент ясалачак. Уку планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эш), эшлекле уеннар һәм низаглы хәлләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән.
Уку барышында беренче тапкыр инновация буларак «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы файдаланылачак. «Өстәмә башлангыч әзерлек, база белеме булмаган очракта, еш кына хәтта көндезге уку да тиешле нәтиҗәләргә китерми. Шуңа күрә, квалификация күтәрү процессы өзлексез булсын өчен, без «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы эшләдек», - дип аңлатты Шаһиәхмәтов.
Аның сүзләрчә, кушымта кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый. Анализ нәтиҗәләре буенча өйрәнелергә тиешле материалны видеороликлар, методик кулланмалар һәм белешмәлекләр рәвешендә аның шәхси кабинетына җибәрә.
«Безнең карашка, мондый белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына 24/7 режимында хокукый белем бирүнең югары дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә. һәм, димәк, сайлау кампанияләрен катгый закон нигезендә уздырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
«Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы - мәгариф-мәгълүмати программалар белән тәэмин итүче уникаль чара. Ул Татарстан Республикасы сайлау процессын оештыручыларның укуына һәм эшенә ярдәм итү максатларында булдырылган.
Ул iOS һәм Android мобиль платформаларында йөкләп алу өчен уңайлы. Кушымта комиссия әгъзаларына һәрвакыт үзләрендә кирәкле норматив документлар, эш блокнотлары, белешмәлекләр, инструкция һәм видеофильмнар булдырырга мөмкинлек бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз