-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Сәүдә үзәкләре кайчан ачылачак?
Татарстан хакимияте якын көннәрдә сәүдә комплексларының эше турында карар кабул итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында сәүдә комплексларын өлешчә ачарга вәгъдә бирде.
"Район сәүдә үзәкләре кирәкле товарларны сатып алу өчен бердәнбер мөмкинлеккә әйләнде, дип хәбәр итте киңәшмә барышында ТР Бөгелмә районындагы бизнес-омбудсменның җәмәгать вәкиле Диана Миндубаева. Ул президенттан сәүдә үзәкләренең кайчан ачыла алачагы турында сорады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика хакимияте әлеге мәсьәләне игътибар белән өйрәнә. "Якын көннәрдә районнарда сәүдә объектларын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк", - диде президент.
Чыганак: tatpressa.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз