SELET BILER FORUM: «суперсәләтең»не үстер!
11 июльдә Алексеевск районындагы Биләр җирлегендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – SELET BILER FORUM башлынды, ул 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
11 июльдә Алексеевск районындагы Биләр җирлегендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – SELET BILER FORUM башланды, ул 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Форум барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырыла.
Традицион фестиваль-форумда Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Быел форумга «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Батыр», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Байлар Сабасы», «Сәләт-Яр Чаллы» сменаларында ял итүче балалар бара.
SELET BILER FORUM-га чакырылган спикерлар:
- Гөлфия Мотыйгуллина – Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, сертификатлы коуч-тренер, грант конкурслары буенча эксперт, Универсиада-2013 һәм WorldSkills Чемпионаты волонтерлары тренеры, 1-нче категорияле укытучы;
- Александр Низов – Санкт-Петербургның Студентлар советы рәисе, Санкт-Петербургта Рәсәй укучылар хәрәкәтен гамәлгә куючы;
- Эльвина Бабаева – психолог, бизнес-тренер, Татарстан Республикасында WorldSkills «Яшь профессионаллар» хәрәкәте коучы;
- Дмитрий Спиридонов – яшьләрнең инновацион һәм профилактик программалары Республика үзәге директоры урынбасары, Казандагы «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе оештыручы педагогы. «Яшел буын» проекты җитәкчесе. Татарстан Республикасында «Сделаем!» өмәсе координаторы;
- Айнур Гаязетдинов – «Иннополис мәктәбе» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе мөгаллиме, Сбербанкның «Вклад в будущее» хәйрия фонды шәхси үсеш буенча тренеры, «Сәләтлеләр Университеты 2.0» автономияле коммерцияле булмаган оешмасының карьера юнәлеше бирү буенча остазы;
- Анастасия Беломыцева – формаль булмаган белем бирү тренеры, грант конкурслары буенча эксперт, игротехник;
- Александр Мачуха – тренер-психолог, профессиональ коуч ICF; Erickson Coaching International (Канада) рәсми вәкиле;
- Екатерина Гурьева – психолог-тикшерүче, формаль булмаган белем бирү тренеры, социаль проектлар координаторы, хастаханә клоуны
һәм башкалар.
Фото һәм чыганак: "Сәләт" медиа-үзәге
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев