Логотип Идель
Яңалыклар

"Сөембикә" журналын вакытлыча башкаручы исеме аталды

Бүгеннән "Сөембикә" журналында җитәкче-баш мөхәррир вазифасын вакытлыча Лариса Маликова башкарачак.

"Сөембикә" журналын бер елдан артык җитәкләгән Гөлнара Сабирова "Ватаным Татарстан" газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнде. Аның урынына Лариса Маликова билгеләнгән.

Бу турыда "Сеөмбикә" журналы сайты хәбәр итә. Дөрес, хәбәрдә Лариса Маликованың баш мөхәррир вазифаларын вакытлыча башкарачагы да искәртелә. 

"Бүгеннән журналда җитәкче-баш мөхәррир вазифасын вакытлыча Лариса Маликова башкарачак. Ул безнең үзебезнең кеше! Моңарчы "Сөембикә"дә җаваплы сәркәтип булып эшләде. Эзләнүчән, тырыш, креатив. "Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләренең атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исеме бар", диелгән анда.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев