Логотип Идель
Яңалыклар

СЕМЕЙ ТАТАРЛАРЫ МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ЕЛЪЯЗМА

Казакъстанның Семей (элекке Семипалатинск) шәһәрендә уникаль татарлар яши.

Казакъстанның Семей (элекке Семипалатинск) шәһәрендә уникаль татарлар яши. Беренчедән, бу шәһәрдә татарлар үзен диаспора дип түгел, төп халык дип саный – тәүге татарлар анда берничә гасыр элек барып чыккан һәм төпләнгән. Төпләнеп кенә калмаган – казакъ якларының икътисадый, иҗтимагый, сәяси, мәдәни үсешен гасырлар дәвамында үз кулында тоткан. Совет чорында да вазгыять шулай дәвам итә әле. 

Икенчедән, Семей шәһәрендә, Татарстаннан читтәге дөньяда бердәнбер диикме – Татар музыка мәктәбе эшләп килә. Әйе, хәтта “кыргый” туксанынчыларда да җирле татарлар Татар музыка мәктәбен саклап кала алган. 

Өченчедән, җирле татарлар монда һаман оешмаларга берләшеп, милләтен сакларга омтылып яшәп ята. Мәдәниятен үстерә, халыкара татар музыкаль фестивальләренә кадәр үткәрә. Быел көзен биредә татарлар белән бәйле зур вакыйга булды: җирле татар мәдәнияте тарихына багышланган өч томлы китап басылды. “Иртеш буе татарлары һәм башкортларының “Хак” берләшмәсе рәисе Габделхак Ахунҗанов белдерүенчә, бу өч том иң катлаулы 1988-2019 елларны гына эченә ала әле. Әмма ул шушы елларда эшләгән барлык татар оешмалары, ансамбльләре тарихын яктырта. Китап татарлар турында вакытлы матбугатта дөнья күргән барлык мәкаләләрне үзенә туплаган. Басманың авторы, төзүчесе – җирле татарлар тормышын матбугатта актив гәүдәләндергән журналист һәм мөхәррир Виктория Купцова. Милләте белән рус-алман булса да, Виктория ханым җәмәгать тәртибендә Семей татарларының “Җидепулат татарлары” газетасын нульдән башлап оештырып, дистә ел буе аның авторы һәм мөхәррире булган кеше. Хәзерге вакытта Новосибирскида яши. Виктория Купцова сүзләренә караганда, “өч томлы җыентык берәр заман документаль елъязмага әверелер, чөнки анда дөрес мәгълүматтан башка берни юк”.

Китапка дип сайлаган мәкаләләрдә автор берни дә төзәтмәгән.

Китапта Татарстан, Русия, Казакъстан, ерак һәм якын чит илләр матбугатында чыккан язмалар урын алган. Җыентыкка шулай ук Габделхак Ахунҗановның әнисе Г. Ахунҗановның әнисе Мәрьям Әхмәтбакир кызы Ахунҗанова (1928 – 2016) тырышып җыйган язмалар да кергән.

Әлегә китапның сигнал нөсхәләре басылган, алар Семей шәһәре музейларына һәм китапханәләренә таратыла.

Хәбәргә сылтама:

https://www.inform.kz/ru/trehtomnik-ko-dnyu-goroda-vypustili-v-semee_a3702110

Фотолар күрсәтелгән чыганактан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев