Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Севастопольдә фаҗига, яшь спортчы кызлар диңгездә батып үлә

    Севастопольдә ике кызның үле гәүдәсен судан чыгарганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кызлар давыллы һава торышы турында кисәтүгә карамастан, су коенырга киткәннәр. Бу хәл фаҗига белән тамамланган. Бик перспективалы, шактый танылган спортчылар, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Фатыйма Джакубова һәм дөнья вице-чемпионы Элина Гыйсмеева суда һәлак булган. Бу хәл 4 август кичендә булган. Севастопольдә кикбокс спортчылары җыены булган. Интерфакс хәбәр итүенчә, бер кыз пирстан давыллы диңгезгә сикергән, икенчесе аны коткарырга ташлаган.

    Реклама

    Россия кикбоксинг федерациясендә Джакубова һәм Гыйсмееваның үлүен расладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ