Логотип Идель
Яңалыклар

Сез белми торган 5 ризык

"Андый вакытта нишләргә?" - дип баш ватмас өчен, кайбер "чит" ризыклар исемлеген тәкъдим итәбез.

Күз алдына китерегез, сез Казанның затлы бер  ресторанына кердегез, ди. Гадәттәгечә, сезнең кулга күзләр кызыгырлык меню тоттыралар. Күп очракта кайбер ризыкны ашап карау түгел, исемен ишетмәгән чак булырга мөмкин. "Андый вакытта нишләргә?" - дип баш ватмас өчен, кайбер "чит" ризыклар исемлеген тәкъдим итәбез.

1. Эдамам


Иң гади ризык -  өлгермәгән соя борчагы. Аны суда яки парда пешерәләр. Табынга куюның ике төре була: аерым тозлау яки сарымсак һәм борыч өстәү.
Тәҗрибә яратучыларга дзунд пастасы белән тәкъдим итәргә була. Аны шулай ук баллы эчлек белән һәм тозлы итеп тә пешерергә мөмкин.

2. Энчиладас

Бу ризык Мексика темпераменты белән әзерләнә. Сабын куыгы кебек юкалыкта кукуруз оныннан ясалган камырны ит, йомырка һәм яшелчә белән төрергә. Камырны сыр астында пешерергә мөмкин. Шулай ук алма белән дә әзерләргә була. Бары тик чын мексикалы гына  энчиладасның шаурма һәм фахитостан аермасын таба  Әйе, алар составы буенча бик охшаш.

3. Де Лима

Мексика кухнясының тагын бер ризыгы - лаймлы аш. Аны тавык буольонына чили, сарымсак, тавык, авокадо, помидор һәм орегано өстәп пешерәләр. Мондый винегретны тортильләр белән бирәләр. Аш бик калорияле икәнен онытмаска кирәк.

4. Шотланд йомыркасы

Рецептта бары тик пешергән йомырка гына. Болар барысы да панировка сохариларында кыздырыла. Табынга кую буенча бер генә әйбер әйтеп була: бернинди кагыйдә юк. Ашаганда казылык һәм алма табылса, курыкмагыз. Бу Гордон Рамзиның махсус рецепты буенча әзерләнә.

5. Мокека

Әлеге ризык бер үк вакытта аш һәм рагу да. Аны балык, креветка, пальма мае, кокос сөтеннән һәм помидордан әзерлиләр. Шулай ук суган, сарымсак, лайм һәм кориандр өстәргә була.

e-kazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев