Сез, олылар, үрнәк булыгыз!
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәктәп каникуллары алдыннан ата-аналарга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәктәп каникуллары алдыннан ата-аналарга мөрәҗәгать итте.
"Укучы балаларның яраткан вакыты - каникуллар якынлаша. Балаларга көн саен җәяүле кичү урыннары буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерегез, киемнәрендә һәм балаларның биштәрләрендә яктылык кайтару элементлары булу турында кайгыртыгыз.
Бала юл аша чыкканчы, барлык машиналарның туктаган булуына, җәяүлеләрне үткәрүенә инанырга тиеш, шуннан соң гына хәрәкәт итә башларга мөмкин. Хәтта ишегалларында да бик игътибарлы кирәклеге турында сөйләгез. Бигрәк тә машина йөртүченең күз күремен чикли торган объектлар (тукталган автомобильләр, агачлар, куаклар, коймалар һ.б.) булганда, сак булырга кирәк.
Балалар өчен сез, олылар, үзегез уңай үрнәк булыгыз!", - дип мөрәҗәгать итә юл иминлеген саклаучылар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев