Яңалык/Эксклюзив
-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
"Сезне өйдә көтәләр!" - Чаллы балыкчыларына бозга чыккан өчен беркетмә төзеделәр
Коткаручылар Чаллы балыкчыларын Түбән Кама ГЭСыннан ерак түгел җирдә таба. Бу хакта шәһәр администрациясе социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
4 февраль төнендә килеп чыккан рейд вакында бозга законсыз чыккан балыкчыларны тоткарлыйлар. Исегезгә төшерәбез, кышкы чорда су саклау зонасындагы бердәм боз катламы барлыкка килмәде, шуңа карамастан, балыкчылар бозга чыгуны дәвам итеп, тормышларын куркыныч астына куя. Тоткарланучыларга карата административ беркетмәләр төзиләр.
"Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен юка бозга чыкмауны сорыйбыз. Сезне өйдә көтәләр!", - дип язганнар хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз