Логотип Идель
Яңалыклар

Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде. Китапларга институтның директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, бүлек мөдире Илдус Заһидуллин, өлкән фәнни хезмәткәр Илшат Фәйзрахманов күзәтү ясады.

Китаплар аерым шәхесләргә һәм нәселләргә; аерым төбәк мөселман-татары һәм аерым чорларда Идел буенда яшәгән халыкларга – димәк, турыдан-туры татар тарихына кагыла.

Тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиеваның “Страницы истории татарского предпринимательства: купеческая династия Сайдашевых (вторая половина XIX – начало XX веков)” (“Татар эшкуарлыгы тарихы сәхифәләре: Сәйдәшевләр династиясе (XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы)”) монографиясе атаклы татар эшкуары Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм аның нәселе турында. Әлеге нәсел совет чорында бары тик “капиталист” дип, тискәре яктан гына искә алынды. Марат Гыйбатдинов сөйләвенчә, чынлыкта Әхмәтҗан сәүдәгәр зур капиталын еллар буе үзе туплаган, ул гади приказчик булып эшли башлаган. Ахырга инде аның олы-олы компанияләре булган. Марат Мингали улы фикеренчә, Әхмәтҗан Сәйдәшевне бүген “үзен-үзе ясаган кеше” дип атап булыр иде. Татар халкына ул игелекле гамәлләрне күп кылган. Аның мисалында халкыбызның атаклы эшкуарлары һәм хәйриячеләре тарихы белән таныша алабыз.

Ярославль дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Валентина Чернованың “Очерки по истории татар в Центральной Росии в XV – XVII вв.” китабы турында Илдус Заһидуллин сөйләде. В. Чернова – шәркыятьче галим, аның гарәп һәм инглиз телендә чыккан китаплары бар. 90 -елларда ул Ярославль мәчете яңадан ачылгач, шундагы гарәп имласындагы китаплар белән таныша башлый һәм төбәк татарлары тарихы белән дә кызыксынып китә, әлеге темага берничә китабы чыккан. Русиянең үзәк өлешендә йомышлы татарларның роле турында язар өчен авторга XV гасырга кадәр экскурс ясарга туры килгән.

Казан тарихчы-архивчысы Евгений Чернышевның “Народы Среднего Поволжья в XVI – начале XX века” (тарих фәннәре кандидаты, институт хезмәткәре Илшат Фәйзрахманов мөхәррирлегендә). Урта Идел буенда Явыз Иванның Казанны алганнан соңгы чорларда нинди халыклар яшәве, аларның төбәк тарихында калдырган эзе турында. Китап белән аның мөхәррире Илшат Фәйзрахманов таныштырды. Әлеге хезмәт – энциклопедик белемле Е. Чернышевның фәнни мирасын барлауда бер мөһим адым.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев