Логотип Идель
Яңалыклар

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың коляскасы шартлаган

Фейсбукта Лилиягә ярдәм итәргә теләүчеләр шактый җыелган. Кемдер шагыйрәгә ярдәм итәр өчен акча җыйган. Шулай яңа коляскага акча бер көн эчендә җыелган. Лилия үзенең битендә акча җыю тәмамлануын әйткән.

Тормыш булгач, әллә нинди хәлләр була икән. Әле бу көннәрдә генә шагыйрә Лилия Сәлахнең шигырьләрен сайтка элгән идек. Ул да түгел, Фейсбук социаль челтәрендә аның белән булган гадәттән тыш хәл турында укып, аптырадык.

Шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә директор ярдәмчесе, проектлар кураторы вазифасын башкаручы, тумыштан ярдәмгә мохтаҗ булса да, көчле рухлы Лилия Сәләхетдинова үзе белән булган күңелсез хәл турында язан. Инвалид арбасының аккумуляторын тулыландырыр өчен токка тоташтыргач, инде алда бер ремонт кичергән арбаның аккумуляторы шартлаган. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Лилия шартлауның сәбәбен болай дип аңлата: Мәскәүдән Казанга очучы самолетка урнаштырганда, аны дөрес сүтеп-җыймаганнар. "Аэропорт хезмәткәрләренә сүтәргә ярамый дисәм дә, минем сүземә колак салмыйча, сүтеп куйганнар иде. Арбаны җыйганда контактларны дөрес тоташтырмаганнар күрәсең һәм шул сәбәпле токка тоташтыргач, шартлау барлыкка килгәндер", - ди ул.   

Фейсбукта Лилиягә ярдәм итәргә теләүчеләр шактый җыелган, бер көн эчендә яңа инвалид арбасына акча да туплаганнар. Лилия, үзенең социаль челтәрдәге битендә акча җыю тәмамлануын әйткән. Битараф булмаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре җиткергән. Президент аппараты да ярдәм күрсәткән. 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев